Башкортстанның Аскын районы хакимиятендә Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган «Кече һәм урта эшкуарлык» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатыннан уздырыла торган "Эшкуарлык сәгате" кысаларында “Районның мәгариф оешмалары өчен витаминлы икмәк җитештерү һәм җиткерү” проекты каралды.
Бу башлангычка ирле-хатынлы Ралия һәм Айбулат Абдуллиннар җиң сызганып тотынган. Аларның бу эштә тәҗрибәсе бар — 2020 елдан алып халык өчен икмәк пешерәләр. Хәзерге вакытта икмәк, икмәк-булка продукциясе, ярымфабрикатлар Аскын авылы кибетләренә озатыла. Киләчәктә җитештерү географиясен киңәйтергә — продукцияне муниципалитетның башка авылларына да озатырга планлаштыралар.
- Без район балаларының дөрес туклануын, аерым алганда, яңа пешкән, витаминнар белән баетылган икмәкне генә ашавын телибез. Бу аларның үсеше өчен мөһим. Шуңа күрә район мәктәпләрен төп ризык— тулы бөртекле һәм мультибөртекле икмәк белән тәэмин итү башлангычы белән чыктык, — ди Ралия Абдуллина.
Аскын районы хакимиятендә Абдуллиннар идеясен хуплыйлар, чөнки районда витаминлы икмәк җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләр әлегә кадәр булмаган. Бу ниятне тормышка ашыру өчен эшкуарларга әлеге ризыкка сертификат алырга кирәк. Бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтү икътисади үсеш һәм эшкуарлык бүлегенә йөкләтелгән. Мәгариф бүлеге районның мәгариф оешмаларына витаминлы икмәкнең ихтыяҗ күләме буенча мәгълүмат бирәчәк.
Фото: contenta.info