+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанның Үзбәкстан белән үзара товар әйләнеше арта

2023 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы үзара товар әйләнеше күрсәткече, 2022 елның шул ук чорындагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, минераль продукция экспортын 15 процентка арттыру исәбенә 11,5 процентка үсте.

Башкортстанның Үзбәкстан белән үзара товар әйләнеше арта
Башкортстанның Үзбәкстан белән үзара товар әйләнеше арта

Шул ук вакытта Үзбәкстан белән тышкы сәүдә әйләнеше үткән елның гыйнвар-ноябрь айларында 90 процентка Башкортстан экспортынннан тора, бу 2022 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 3,3 процент пунктка күбрәк. Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сөйләде.

- Башкортстан белән Үзбәкстан хезмәттәшлеген үстерү - төбәкнең тышкы икътисади эшчәнлегенең перспектив юнәлешләренең берсе. Башкортстаннан Үзбәкстанга экспортның нигезен минераль продукция, химия сәнәгате һәм каучук, агач һәм целлюлоза-кәгазь эшләнмәләре, металлар һәм алардан ясалган эшләнмәләр, машина төзелеше продукциясе тәшкил итә. Республиканың тышкы икътисади мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен шәхси контактларга ярдәм итү мөһим, шуңа күрә без Башкортстанның рәсми һәм эшлекле делегацияләре сәфәрләрен партнер илләргә уздырабыз. Әйтик, узган ел безнең өчен Экспортны яклау үзәгеннән, Русия экспорт үзәгеннән (РЭЦ) һәм эшкуарлар белән Үзбәкстанга бизнес-миссия белән тәмамланды, анда делегатларның берсенә илгә 160 млн. сумлык сыекландырылган газ саклау өчен савытлар озатуга экспорт контракты төзү мөмкин булды, - диде Маргарита Болычева.

Яңа базарны өйрәнү һәм экспорт географиясен киңәйтү максатында Башкортстан эшкуарларын «Үзбәкстанда сәнәгать һәм азык-төлек продукциясен сертификацияләү үзенчәлекләре» вебинарында катнашырга чакыралар, ул 31 гыйнварда «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Русия экспорт үзәгендә 11:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) узачак.

Вебинарда катнашу өчен 31 гыйнварга кадәр РЭЦ сайтындагы сылтама буенча: https://www.exportcenter.ru/events/ekspertnye-konsultatsii/595558/ алдан теркәлү узарга кирәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: