+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Калтасы мәктәбендә лазер тиры ачылды

Президент Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Калтасы районының Калтасы мәктәбе базасында лазер тиры ачылды.

Калтасы мәктәбендә лазер тиры ачылдыКалтасы мәктәбендә лазер тиры ачылды
Калтасы мәктәбендә лазер тиры ачылды

Калтасының 1нче мәктәбе инде күптән үз спортчылары белән дан тота, биредә балаларны хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр, Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр.

Инициатив мәктәп бюджеты проекты ярдәмендә уку йорты лазер тирын ачуга грант алган. Аның барлыкка килүе укучылар арасында ату әзерлеген өйрәтүне оештырырга, ату күнегүләрен үтәү шартларын һәм тәртибен, корал белән эш иткәндә куркынычсызлык чараларын өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук монда ГТО нормативлары нигезендә күнегүләр башкарылачак.

Фото: contenta.info

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас