+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Владимир Путин конкурсны 2030 елга кадәр озайтты

Мәскәүдә узган «Кече ватан - Русия көче» Бөтенрусия муниципаль форумында Президент Владимир Путин шәһәр мохитен үстерү өлкәсендә иң яхшы проектларны билгеләүче конкурсны 2030 елга кадәр озайту турында хәбәр итте.

Владимир Путин конкурсны 2030 елга кадәр озайттыВладимир Путин конкурсны 2030 елга кадәр озайтты
Владимир Путин конкурсны 2030 елга кадәр озайтты

Уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектларының Бөтенрусия конкурсы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектына кертелде.


- Күп эшләр эшләнде, күп нәрсә эшлисе бар. Әмма күп кенә яхшы, файдалы башлангычлар бөтенрусия бәйгесе ярдәмендә уңайлы шәһәр мохите булдыру проектлары эшләнде. Һәм шуны әйтә алам, аны 2030 елга кадәр озайту турында карар кабул ителгән инде, - диде Владимир Путин.

Беренче тапкыр республиканың кече шәһәрләре һәм тарихи җирлекләре 2019 елда уңайлы шәһәр мохите булдыру бөтенрусия конкурсында катнашты. 2019 елдан конкурста республика тәкъдим иткән 29 проект җиңде. Аларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан җәлеп ителгән акчаның гомум күләме 2 млрд. 480 млн сум тәшкил итә.

- Алга таба да бу конкурста катнашырга, киләсе этапка заявкалар әзерләргә кирәк. Иң беренче чиратта муниципалитет җитәкчеләре кызыксынырга тиеш. Моның белән шөгыльләнүче хакимият башлыклары шәһәрләребезнең һәм авылларыбызның ничек үзгәрүен күрә, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

2023 елда Стәрлетамак, Баймак, Бәләбәй, Бөре, Күмертау, Межгорье алты проект-җиңүчене гамәлгә ашыруны төгәлләделәр. Агыйдел, Дүртөйле, Ишембай, Мәләвез, Яңавылда тагын биш проект-җиңүчене гамәлгә ашыруга керештеләр, аларны 2024 елның 1 июленә кадәр тәмамларга планлаштыралар. Быел Баймакта һәм Ишембай районының Верхотор авылында ике конкурс территориясе төзекләндерелә башлаячак.

- Без алга таба хәрәкәт итәргә ниятлибез һәм республика Русиядә иң яхшы төбәк булсын өчен эшлибез. Яшәргә һәм эшләргә уңайлы республика, анда яшәүчеләр үз кунакларын горурлык белән чакырачак, - дип билгеләде Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова.

Фото: Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас