+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Быел 1,2 миллиард сум каралган

Башкортстан Республикасының Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2019 елдан башлап "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль проектын гамәлгә ашыра. Бу вакыт эчендә төбәктә 683 иҗтимагый территория төзекләндерелгән. Биш ел эчендә федераль бюджеттан җәлеп ителгән субсидияләрнең гомум күләме 6,5 млрд сум тәшкил итте.

Быел 1,2 миллиард сум каралганБыел 1,2 миллиард сум каралган
Быел 1,2 миллиард сум каралган

Проектларны уңышлы тормышка ашыру алдыннан һәрвакыт җәмәгать фикер алышулары, ә соңгы өч елда төзекләндерү өчен территорияләр сайлау буенча электрон тавыш бирү үткәрелә.

Елдан-ел шәһәр мохите мәсьәләләрен хәл итүдә халыкның активлыгы арта, волонтерлар ярдәм итә, киңкүләм мәгълүмат кампаниясе алып барыла. 2021 елда уздырылган беренче онлайн-тавыш бирүдә 387 мең Башкортстан кешесе катнашты, 2022 елда инде - 560 меңнән артык, былтыр - 760 мең кеше.

- Бу еллар дәвамында республика халкы бик яхшы активлык күрсәтә. Башкортстанны федераль дәрәҗәдә катнашучылар саны буенча тавыш бирү лидерларының берсе буларак билгеләп үтәләр. Гомум катнашу нәтиҗәсендә генә дә без йөзләгән җәмәгать киңлеген төзекләндердек, – дип ассызыклый торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова.

Шәһәрләрдә һәм торак пунктларда төзекләндерелергә тиешле объектларны сайлаганда халыкның фикере исәпкә алына. Проектларны тикшергәндә аларның функциональ тулылыгы да карала. Шуннан соң проектлаучылар эшкә керешә, шуның ярдәмендә һәр территория эксклюзив күренеш ала.

- Кабатланмас архитектура, уңайлылык һәм хәвефсезлек мохите барлыкка килә, анда төрле яшьтәге кешеләргә яшәү, эшләү һәм актив ял итү бертигез рәхәт, – дип дәвам итә Ирина Голованова.

Быел «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан Республикасында тагын 123 территорияне 1,2 млрд сумга төзекләндерү планлаштырыла.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас