+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Утлар янсын яктырак!

Былтыр Башкортстан шәһәрләре һәм авыллары урамнарында өстәмә рәвештә 21 мең яктырткыч һәм 6,4 мең багана урнаштырылган. Бу хакта төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.

Утлар янсын яктырак!Утлар янсын яктырак!
Утлар янсын яктырак!

Үткән елда төбәк Башлыгы кушуына ярашлы, тышкы яктырту системаларын яхшырту буенча республика программасын яңарттылар. Аңа 300 млн сум акча юнәлтелгән. Бу 8 140 яктырткыч урнаштырырга мөмкинлек биргән, бу план күрсәткечләреннән ике тапкыр артык, шулай ук 2 863 багана. Программа ярдәмендә 215 км юл һәм социаль объектларга – мәктәпләргә, балалар бакчаларына, дәваханәләргә 1 029 юл яктыртылды.

Торак пунктларның яктыртылуын яхшырту өчен муниципалитетлар энергия сервисы контрактлары механизмын да актив куллана. Ул 2018 елдан 2023 елга кадәр 20 шәһәрдә һәм районда 86 мең яктырткычны алмаштырырга мөмкинлек бирде. Бу елда тагын 15 мең яктырткычны модернизацияләү планлаштырыла.

- Яктыртуны яхшырту - бик мөһим тема. Эстетика өчен генә түгел. Караңгы торак пунктларыбызны яктыртканда халыкның иминлеге арта, юлларда аварияләр кими, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк.

Республика җитәкчесе, шулай ук, төбәк Хөкүмәтенә Башкортстан Башлыгының Контроль идарәсе белән берлектә муниципаль энергосервис контрактлары практикасын һәм алардан алынган икътисади нәтиҗәне анализларга кушты.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас