+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Заманча технологияләргә игътибар зур

Былтыр Башкортстанда ИТ-проектларны үстерүгә бүгенгән акчаларның 9 миллионы – республика Хөкүмәте тарафыннан беренче тапкыр бүлеп бирелгән грантлар.

Заманча технологияләргә игътибар зурЗаманча технологияләргә игътибар зур
Заманча технологияләргә игътибар зур

Дәүләт тарафыннан югары технологияле бизнеска һәм ватан ИТ-эшләнмәләренә актив ярдәм Президент Владимир Путин указы белән булдырылган «Санлы икътисад» гомумдәүләт проектына ярашлы күрсәтелә.

- Бүген без ИТ-индустрия, телекоммуникацияләр базары һәм илебезнең яңа технологияләре үсешенә мөмкин кадәр ярдәм итү өстендә эшлибез. Узган елда Русиянең Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлы белән берлектә республика Хөкүмәте мөмкинлекләре хисабына без өч республика компаниясенә 3әр миллион сум акча бирдек. Быел эшләнмәләрне финанслау дәвам итәчәк, - дип хәбәр итте сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Үз проектларын үстерүгә республиканың грант ярдәмен Хокукый хәбәрләр хезмәте, «Ачык төбәк» һәм «Мәгълүмати технологияләр үзәге» алган.

- Без федераль фондлар белән хезмәттәшлек итәбез, алар гамәлгә ашыра торган ярдәм программаларына максималь кереп, айтишникларны үстерү һәм аларның потенциалын арттыруга ярдәм кулы сузабыз. Соңгы биш елда республика ИТ-компанияләрен, стартапларын һәм командаларын үстерү өчен 1 миллиард сумга якын федераль финанслау җәлеп ителде. Төбәкнең 152 IT-проекты хупланды, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсе санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас