+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Процесслар фабрикасы"нда предприятие хезмәткәрләре укый

Башкортстанда «Техномаш» һәм «СоюзпромПтица» җәмгыятьләре хезмәткәрләре «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты кысаларында «Процесслар фабрикасы»нда уңышлы укый.

"Процесслар фабрикасы"нда предприятие хезмәткәрләре укый"Процесслар фабрикасы"нда предприятие хезмәткәрләре укый
"Процесслар фабрикасы"нда предприятие хезмәткәрләре укый

Программа сакчыл җитештерү өлкәсендә хезмәткәрләрнең күнекмәләрен һәм компетенцияләрен арттыруга юнәлтелгән теоретик һәм практик өйрәтүне үз эченә ала. Бу хакта республика икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов хәбәр итте.

- Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге Башкортстанда гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру өстендә актив эшләвен дәвам итә. Өч ел эчендә «Фабрика» мәйданчыгында алар тарафыннан предприятиеләрнең 1250дән артык хезмәткәре өйрәтелде. Тренинг реаль хезмәт процессларын имитацияләү аша сакчыл җитештерү принципларын һәм инструментларын үзләштерергә ярдәм итә, - дип ассызыклады Айрат Фәхретдинов.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас