Күзәтчелек ведомствосында хәбәр итүләренчә, онның барлык биш партиясе дә фитосанитар контроль узган. Сайлап алынган пробалар “Россельхознадзор” карамагындагы республиканың сынау лабораториясендә экспертиза узган.
"Энтомологик экспертиза нәтиҗәләре буенча зарарлы карантин организмнары тикшерелгән үрнәкләрдә ачыкланмаган. Продукция тулысынча импортлаучы ил таләпләренә туры килә», — дип ассызыкладылар “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2023 елда Башкортстан 12 317,5 тонна бодай һәм арыш онын экспортлаган. Узган ел якын һәм ерак чит илләргә сатылган он күләме, 2022 ел белән чагыштырганда, өч тапкыр диярлек арткан.
Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.
Фото: "mdmetalla.ru"