+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бизнеска ярдәм чараларының берсе

Русия Президенты указы белән гамәлгә ашырылучы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучы республика предприятиеләре җитәкчеләре «Җитештерүчәнлек лидерлары» идарәче кадрлар әзерләү программасына гариза бирә ала. Бу хакта Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Бизнеска ярдәм чараларының берсеБизнеска ярдәм чараларының берсе
Бизнеска ярдәм чараларының берсе
- Программа өстенлекләренең берсе - аның алган белемнәрне гамәли куллануга игътибар итүе. Катнашучыларның реаль проектлар өстендә эшләү һәм алган күнекмәләрен көндәлек эшчәнлекләрендә куллану мөмкинлеге бар, бу аларга уку нәтиҗәләрен үз предприятиеләренең эш нәтиҗәлелегендә шунда ук күрергә мөмкинлек бирә. Узган елда республиканың 14 вәкиле бу программаны уңышлы тәмамлады, — дип аңлатма бирде ведомство башлыгы урынбасары Айрат Фәхретдинов.

«Җитештерүчәнлек лидерлары» белем бирү программасы — «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты кысаларында бизнеска ярдәм итүнең системалы чараларының берсе. Аның буенча эшкәртү сәнәгате, авыл хуҗалыгы, сәүдә, шулай ук транспорт һәм төзелеш тармаклары предприятиеләренең 10 меңгә якын югары һәм урта звено җитәкчесе әзерләнәчәк.

Фото: "МЭР РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас