Стәрлетамак шәһәрендә әлеге гомумдәүләт проект кысаларында 7 чакрым озынлыктагы 12 юл участогы ремонтланачак.
- Әлеге юл участокларында Стәрлетамак халкы өчен әһәмиятле объектлар урнашкан. Нәкъ менә шуңа күрә аларны норматив хәлгә китерү турында карар кабул ителде, - дип сөйләде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Әлеге объектларда контрактлар төзелгән, подряд оешмалары билгеләнгән. Юл эшләрен 2024 елның 3 кварталында тәмамлау планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Башкортстанда «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында региональ, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге 200 км артык автомобиль юлын ремонтлады.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте