+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Радий Хәбиров координацион киңәшмә утырышын үткәрде

30 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими эшләүче Координацион совет утырышын уздырды. Анда хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

Радий Хәбиров координацион киңәшмә утырышын үткәрдеРадий Хәбиров координацион киңәшмә утырышын үткәрде
Радий Хәбиров координацион киңәшмә утырышын үткәрде

Көн тәртибендә - республика территориясендә үткән елда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру йомгаклары.

- Гомумдәүләт проектлары кысаларында Башкортстанда узган елда 47 төбәк проекты тормышка ашырылды. Аларны финанслауның гомум күләме 42 млрд сумнан артып китте, - диде Радий Хәбиров.

Республикада 33 капиталь объект төзелеп беткән. Алар арасында - Балалар онкология һәм гематология үзәге, студентлар кампусының беренче чираты, Уфада ишкәкәкле слалом комплексы, шулай ук 1нче Стәрлетамак гимназиясе.

Киңәшмәдә гамәлгә ашырылган проектлар турында тулырак республика мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин, төбәк транспорт министры Александр Клебанов, табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов сөйләделәр.

Анда, шулай ук, Русия Президентын сайлауларны уздыру чорында иҗтимагый иминлекне тәэмин итү чаралары каралды. Бу темага докладлар белән төбәк Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов, Башкортстан буенча эчке эшләр министры Александр Прядко һәм Росгвардиянең республика буенча идарәсе башлыгы Александр Бурдо чыгыш ясадылар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас