+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Онлайн-хезмәтләр һәркем өчен уңайлы

Былтыр Башкортстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада алу механизмын кулланучы гражданнарның өлеше артты һәм 95% ка җитте. 2022 елдагы белән чагыштырганда, үсеш 6 процент тәшкил итте.

Онлайн-хезмәтләр һәркем өчен уңайлыОнлайн-хезмәтләр һәркем өчен уңайлы
Онлайн-хезмәтләр һәркем өчен уңайлы

- Башкортстанда эшкуарлык эшчәнлеген алып барганда да, шәхси мәсьәләләрне хәл иткәндә дә дәүләт хезмәтләрен онлайн алу механизмы актив файдаланыла. Бу "Дәүләт хезмәтләре" порталына караучы санлы сервисларга ышаныч турында сөйли, - дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсе санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Халыкның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада алу мөмкинлегенең мөһим шартларының берсе булып хисап язмасы булу тора. Бу юнәлештә Башкортстанда "Дәүләт хезмәтләре" порталыннан файдаланучылар саны шактый артты. Министр сүзләренчә, бүген республикада 2,8 миллионнан артык кеше электрон хезмәт алу мөмкинлегенә ия, бу 14 яшьтән өлкәнрәк халыкның 75% тәшкил итә.

Моннан тыш, Башкортстанда «Санлы икътисад» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру мөһим әһәмияткә ия, аның төп бурычларының берсе - гражданнар өчен популяр хезмәтләрне электрон формага күчерү һәм бизнес өчен кирәкле санлы сервислар булдыру.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас