+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Заманча технология сәламәтлек сагында

Заманча ультратавыш сканеры Чакмагыш үзәк район дәваханәсенә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты буенча кайтарылды. Проект илдә Русия Президенты башлангычы белән гамәлгә ашырыла.

Заманча технология сәламәтлек сагындаЗаманча технология сәламәтлек сагында
Заманча технология сәламәтлек сагында

Аппарат инде файдалануга тапшырылган һәм балалар поликлиникасында урнаштырылган. Табиблар аны куллану өчен кирәкле әзерлек узган. УЗИ-диагностика ысулы бик киң таралган. Ул кеше организмына зарарлы йогынты ясамый һәм барлык яшьтәге пациентларга тикшеренү үткәргәндә кулланыла ала.

Җиһаз Русиядә эшләнгән һәм диагностик тикшеренүләр үткәрү өчен алдынгы функцияләр белән җиһазландырылган. Аппарат югары сыйфатлы сурәт алырга мөмкинлек бирә, шулай ук, ул гади һәм куллануда уңайлы. Системада урнаштырылган технологияләр табибка югары сыйфатлы сурәтләр алырга мөмкинлек бирә.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас