+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Житештерү тагын да артачак

Белгечләр фаразлавынча, күрсәткеч 20 процентка үсәчәк.

Житештерү тагын да артачакЖитештерү тагын да артачак
Житештерү тагын да артачак

Уфаның «Техномаш» компаниясе, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашып, җитештерүне 20 процентка арттырачак. Бу эштә аларга Төбәк компетенцияләр үзәге (РЦК) белгечләре ярдәм күрсәтәчәк, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгында.

- Ил Президенты башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты кысаларында бизнеска дәүләт ярдәме чаралары комплексы эшләнгән, ул финанс ягыннан дәртләндерүне, шулай ук җитештерү процессларын оптимальләштерүдә эксперт ярдәмен үз эченә ала. «Техномаш» предприятиесендә, РЦК экспертлары исәпләвенчә, җитештерү процессларын оптимальләштергәннән соң, пилот агымын җитештерүне 20 процентка һәм аннан да күбрәккә арттыру планлаштырыла. Соңгы нәтиҗәләрне агымдагы елның апрелендә үк көтәбез, - диде республиканың икътисад үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов,

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас