+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда туризм - үсештә!

Үткән елда Башкортстан төбәккә туристлык инфраструктурасын үстерүгә дәүләт ярдәменең рекордлы күләмен - 1,5 миллиард сум җәлеп итә алды.

Башкортстанда туризм - үсештә!
Башкортстанда туризм - үсештә!


Инвестиция проектларының гомум суммасы 3,6 миллиард сум тәшкил итте, шуларның 2,1 миллиард сумы - инвесторларның үз акчалары. Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә төбәкнең туризм министры Рөстәм Афзалов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, дәүләт субсидияләре хисабына республикада Уфа шәһәре үзәгенең туристик код чаралары комплексы гамәлгә ашырылган, аның гомум бәясе - 700 миллион сумнан артык. Ул, шулай ук, шушы елдан туризм өлкәсенә федераль ярдәм бердәм субсидия формасында булачак, дип өстәде.

Бүген Башкортстан агымдагы елга федераль акчалар җәлеп итү күләме буенча төбәкләр арасында 7нче урында тора, ул 165 миллион сумнан артык тәшкил итте. Акча, беренче чиратта, инфраструктура проектларына, вакыйгалы туризмны үстерүгә һәм шәһәрләрнең туристик кодын формалаштыруга юнәлтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, республикада ил Президенты гамәлгә куйган "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.

Фото: Зухра Исламова


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: