Чишмә районының Санжаровка авылында авыл медпункты ачылу турында республика Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Яңа ФАПка беренчел медицина-санитар ярдәм сорап Санжаровка халкы гына түгел, Заводяновка, Богомоловка, Шапоровка, Бочкаревка, Ключарево һәм Новомихайловка авылларында яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итә алачак, ә бу - алты йөздән артык кеше.
ФАП белән фельдшер Лидия Кандарова җитәкчелек итә, белгеч Санжаровкада инде 15 ел эшли.
Әйткәндәй, Чишмә районында 15тән артык фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылган һәм уңышлы эшли. Алар ил Президенты гамәлгә куйган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында ачылган.
Фото: Башинформ