+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Юллар ремонтлау дәвам итә

Быел Башкортстан территориясендә гомум озынлыгы 38 километр булган 14 төбәк һәм муниципальара юл участогын ремонтлау планлаштырыла.

Юллар ремонтлау дәвам итәЮллар ремонтлау дәвам итә
Юллар ремонтлау дәвам итә



Яңарту Уфа һәм Стәрлетамак агломерациясенә кагылачак, әлеге исемлеккә шул исәптән Благовещен - Павловка, Уфа - Чишмә, Дим - Затон, Уфа - Охлебинино, Дмитриевка - Кушнаренко, Подлесное - Талалаевка юллары һәм башкалар керә.

Ведомство башлыгы мәгълүматлары буенча, эшләр апрель-май айларында уңай һава шартларында башланачак. Ремонт ил Президенты гамәлгә куйган «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектына ярашлы алып барылачак.

Фото: Башинформ

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас