+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан Евросоюз илләренә 13,8 мең тонна көнбагыш шроты экспортлады

Бу елның гыйнварында "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе Евросоюз илләренә регионның май экстракциясе заводлары тарафыннан әзерләнгән 195 партия гранулалы көнбагыш шротын озатуны контрольдә тотты.

Башкортстан Евросоюз илләренә 13,8 мең тонна көнбагыш шроты экспортладыБашкортстан Евросоюз илләренә 13,8 мең тонна көнбагыш шроты экспортлады
Башкортстан Евросоюз илләренә 13,8 мең тонна көнбагыш шроты экспортлады

- Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча үсемлек продукциясе Евросоюз һәм импортер илләр - Германия һәм Нидерланд таләпләренә туры килә, - дип өстәделәр ведомствода.

Үткән елда Башкортстаннан гранулалы көнбагыш шроты җитештерүчеләр үз продукциясенең экспортын икеләтә арттырды. "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе узган елның гыйнварыннан декабренә кадәр республиканың май экстракциясе предприятиеләре тарафыннан Европа һәм Таможня берлекләре илләренә җибәрелгән 175,266 мең тонна көнбагыш шроты озатуны контрольдә тоткан иде.

Исегезгә төшерәбез, бу төр товарны экспортлау ил Президенты тарафыннан булдырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның максаты - 2030 елга, 2020 елдагы белән чагыштырганда, чимал булмаган энергетика товарлары экспортының реаль үсешен кимендә 70 процентка үстерүне тәэмин итү.

Фото: башинфор

Автор:Гульназ Саркеева
Читайте нас