+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда экспорт ярдәме алу мөмкинлегеннән актив файдаланалар

Ил Президенты тарафыннан булдырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Русия экспорт үзәге» (РЭЦ) агросәнәгать комплексы продукциясен тышкы базарларда сертификацияләү белән бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә юнәлтелгән дәүләт ярдәме программасында катнашуга гаризалар кабул итә җашлады. Гариза бирү процессы "Минем экспорт" санлы платформасы аша узачак.

Башкортстанда экспорт ярдәме алу мөмкинлегеннән актив файдаланалар
Башкортстанда экспорт ярдәме алу мөмкинлегеннән актив файдаланалар

Ярдәм программасы җитештерүчеләрнең үз продукциясен тышкы базарлар өчен сертификацияләү чыгымнарын киметүгә юнәлтелгән. Чыгымнарның 50-90 процентын каплату каралган. Шул ук вакытта экспортланган продукциянең бәясе соралган ярдәм күләменнән кимендә биш тапкыр артыграк булырга тиеш.

- Башкортстанның Экспортка ярдәм итү үзәге һәм Русия экспорт үзәге белән берлектә без төбәк эшкуарларына экспорт эшчәнлеген алып баруда ярдәм һәм алар өчен чит ил базарларына чыгуны тиз һәм уңайлы итәргә омтылабыз. Мәсәлән, узган ел нәтиҗәләре буенча, 33 кече һәм урта эшкуарлык субъекты - «Экспорт форсажы» программасы буенча, тагын 2 субъект «Сколково» бизнес-мәктәбенең «Экспортерлар 2.0» программасы буенча 80 процент финанслау шартларында укыту узды, - диде министр Маргарита Болычева.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: