Ремонт ясалачак участокның озынлыгы 1,4 километрдан артык тәшкил итәчәк. Юлчылар бордюр ташларын алмаштыруны һәм торак йортлар буйлап тротуарны ремонтлауны планлаштыра. Бу эшләргә 35,8 млн сумнан артык акча юнәлтеләчәк.
- Шәфиев урамы - гомумдәүләт проекты кысаларында быел Стерлитамакта төзекләндереләчәк иң озын объект. Әлеге юл былтыр төзекләндерелгән Стәрле елгасы яры яныннан уза. Хәзер бу - шәһәр халкының популяр ял итү урыны. Бу бормалы юл Михайловка бистәсенә илтә. Анда мәктәп һәм гимназия, 2 балалар шифаханәсе, 2 балалар бакчасы урнашкан, - дип сөйләде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Фото: pravitelstvorb.ru