+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ике республика предприятиеләре арасында мөһим килешүләргә кул куелды

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге рәсми һәм эшлекле делегациянең 8-11 февральдә Беларусь Республикасына сәфәре кысаларында «Беларусь-Башкортстан» бизнес-форумы оештырылды, анда ике республика эшкуарлары арасында 500гә якын B2B-сөйләшүләр узды. Визит «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды. Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сөйләде.

Ике республика предприятиеләре арасында мөһим килешүләргә кул куелды
Ике республика предприятиеләре арасында мөһим килешүләргә кул куелды

Очрашулар барышында «Уральский пружинный завод» компаниясе «Белкард» , «Блюминг», «Гомель вагон ремонтлау заводы», «Минск трактор заводы» компанияләренә пружиналар озату турында килешүләргә иреште.

«Туймазытехуглерод» (химия сәнәгате) белән «Резинотехника» компаниясе ай саен техник углерод җибәрү буенча алдан килешүгә иреште.

«Витцеман», үз чиратында, «Мозырь нефть эшкәртү заводы»на металл озату һәм җитештерелүче эшләнмәләр номенклатурасын киңәйтү мәсьәләсен тикшерде.

Белоруссиядән 4 предприятие Башкортстанның реагентлар җитештерүче «Эколарис» компаниясе белән кызыксынды, шулай ук сөйләшүләр барышында Башкортстаннан реагентларны лаборатория сынауларын үткәрүгә әзерлеген белдерде. Белоруссия эшкуарлары әлеге компания белән хезмәттәшлек итүнең югары потенциалын билгеләп үтте.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: