+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Балакатай дәваханәсенә яңа җиһаз кайтарылды

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанның Балакатай үзәк район дәваханәсенә яңа медицина лапароскопия стойкасы кайтарылды. Аппарат операцияләр үткәрү өчен кирәкле техника һәм кораллар җыелмасы белән җиһазландырылган, диделәр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.  

Балакатай дәваханәсенә яңа җиһаз кайтарылдыБалакатай дәваханәсенә яңа җиһаз кайтарылды
Балакатай дәваханәсенә яңа җиһаз кайтарылды

Лапароскопия - ясалган тишекләр аша корсак куышлыгы органнарына керүнең заманча һәм аз инвазив ысулы. Бу ысулның төп өстенлеге — травматизмның аз булуы, операциядән соң пациентның тернәкләнү вакыты кыскаруы һәм күренеп торган җәрәхәт эзләрнең булмавы.

— Яңа җиһазның өстенлекләре арасында, кечкенә җәрәхәттән һәм операциядән соңгы чорның кыскартылуыннан тыш, шулай ук, пациентның аз күләмдә кан югалтуы һәм рәсемне мониторга трансляцияләү аркасында хирург гамәлләренең төгәллеге дә бар, — ди дәваханәнең хирургия бүлеге мөдире Денис Байтуллин.

«Русия Федерациясенең беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» федераль проекты 2022 елдан «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә ашырыла. Аның максаты - халыкның барлык төркемнәренең ихтыяҗларыннан чыгып, яшәү, уку яисә эш урыны янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас