Маргарита Болычева билгеләп үткәнчә, Малайзиягә экспортның өстенлекле юнәлешләре булып бодай, алюминий, көнбагыш, шулай ук минераль, химик һәм азот ашламалары, агач материаллары, углерод, машина һәм механик җайланмалар; океанография, гидрологик, метеорологик яки геофизик җиһазлар һәм инструментлар сату тора.
Инвестицион хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре арасында - фармацевтика, машина төзелеше, мәгълүмати технологияләр һәм авыл хуҗалыгы.
- Малайзия экспорт күләме буенча төбәкнең контрагент илләре рейтингында 52нче урында тора. Бер ел элек Малайзия бу исемлектә 81нче урында иде. Узган елның гыйнвар-сентябрь айларында экспортта химия сәнәгате продукциясе һәм каучук өстенлек итте, - диде Маргарита Болычева.
Фото: pravitelstvorb.ru