- Бу безнең өстенлекле бурычыбыз — медицина ярдәменең сыйфатлы һәм вакытында күрсәтелүен, шулай ук халыкның канәгатьлек дәрәҗәсен арттыру. Быел программаны тормышка ашыруга 114,1 миллиард сум акча җибәрәчәкбез. Бу безнең дәвалау-профилактика учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту һәм тармакка медицина кадрларын җәлеп итү буенча эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Министрлар кабинеты башлыгы.
Дәүләт программасының бурычлары турында тулырак мәгълүматны Башкортстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Роберт Иштуков бирде. Ул ил Президенты башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы эше дәвам итәчәген әйтте. Аның ярдәмендә соңгы өч елда республикада 5 поликлиника, 8 капиталь ФАП, 2 табиблык амбулаториясе төзелгән, 66 сәламәтлек саклау объектында капиталь ремонт үткәрелгән, модульле 226 конструкция, 352 берәмлек автотранспорт һәм 9000 берәмлектән артык медицина җиһазы сатып алынган.
- Медицина кадрларын җәлеп итү эше дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта республика территориясендә «Авыл докторы», «Авыл фельдшеры» программалары гамәлгә ашырыла, үткән елда «Кече медицина оешмалары өчен табиблар» программасы старт алды. Максатлы белем алган белгечләрне эшкә урнаштыру буенча эш алып барыла, Нефтекама, Учалы, Октябрьский, Мәсәгуть авылында медицина колледжларының яңа филиаллары ачылды, – диде ул.
Сабыйлар һәм балалар үлемен киметү өчен республикада яңа туган балаларга нәселдән килгән авыруларга тикшеренү үткәрү дәвам итәчәк.