+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Төбәктә юлларны ремонтлау дәвам итә

Агымдагы елда Башкортстанда «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында Дмитриевка - Кушнаренко юлының 6,4 километры ремонтланачак.

Төбәктә юлларны ремонтлау дәвам итәТөбәктә юлларны ремонтлау дәвам итә
Төбәктә юлларны ремонтлау дәвам итә

Подрядчылар юл өслеген яңартачак, юл кырыйларын төзекләндерәчәк һәм тамгалар ясаячак. Бу эшләргә 123 миллион сумнан артык акча бүленәчәк. Юлчылар эшне апрель-майда башларга, ә бу ел ахырына кадәр тәмамларга ниятли.

- Узган елда юл эшләре Яңа Гомәр авылыннан Иске Тукмаклы авылына кадәр 3,1 километр озынлыктагы участокта башкарылды. Агымдагы елда юлчылар Бишкәҗә һәм Иске Гомәр авыллары, шулай ук Иске һәм Яңа Тукмаклы авыллары арасында урнашкан ике участокны ремонтларга планлаштыра, – диде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов. - Әлеге юлны ремонтлау Кушнаренко һәм Чишмә районнарының күп кенә торак пунктларында яшәүчеләр өчен уңайлылык һәм хәвефсезлек тәэмин итәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас