+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Эшкуарларга ярдәм күрсәтү үсешә

Узган ел Башкортстанның кече һәм урта предприятиеләрен МСП Корпорациясенең «зонтик» поручительләре хисабына 4,9 миллиард сумнан артык кредит акчалары җәлеп итә алган.

Эшкуарларга ярдәм күрсәтү үсешәЭшкуарларга ярдәм күрсәтү үсешә
Эшкуарларга ярдәм күрсәтү үсешә

2022 ел белән чагыштырганда алынган акчалар күләме 1процентка арткан, дип хәбәр иттеләр төбәк хөкүмәте матбугат хезмәтендә.

«2023 елда республика эшмәкәрләре «зонтик поручительлек» өчен 341 шартнамә төзеделәр. Бүген җәлеп ителгән кредит акчалары күләме буенча без Идел буе федераль округында бишенче урында торабыз», - дип билгеләп үтте республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

2023 елда заем акчаларын җәлеп итү буенча топ тармакларга сәүдә, эшкәртү производстволары, төзелеш, файдалы казылмалар, шулай ук фәнни-техник эшчәнлек кергән.

"Зонтик" поручительләр - залог булмаган очракта бизнес өчен банк финанславын алуның гадиләштерелгән ысулы. Механизм Русия Президенты йөкләмәсе буенча 2021 елда эшләтеп җибәрелде һәм "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас