+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тирә-ягыбыз тагын да матурланачак

2024 елда Башкортстанда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында 123 иҗтимагый территорияне төзекләндерергә планлаштыралар. Аның гомум суммасы - 1,174 миллиард сум.

Тирә-ягыбыз тагын да матурланачакТирә-ягыбыз тагын да матурланачак
Тирә-ягыбыз тагын да матурланачак

Башкортстан шәһәрләрендә төзекләндерү буенча 67 проект тормышка ашырыла, авылларда - тагын 56. Мәсәлән, Лесоводов исемендәге Уфа паркында спорт һәм балалар мәйданчыкларын, пикник мәйданчыкларын төзекләндерәчәкләр, сукмаклар ясыйлар, яктырту һәм видеокүзәтү монтажлыйлар.

2024 елда проектны гамәлгә ашыруның түбәндәге сроклары билгеләнде: 1 апрельгә кадәр конкурс процедуралары нигезендә подрядчылар билгеләнәчәк, алар белән килешүләр төзеләчәк. 1 майга кадәр төзекләндерү эшләре башлана. Ремонт һәм төзелеш эшләре 30 сентябрьгә кадәр авыл җирлекләрендә һәм 30 октябрьгә кадәр шәһәрләрдә төгәлләнергә тиеш.

Соңгы биш елда Башкортостанда "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасы буенча барлыгы 7 миллиард сумлык 683 иҗтимагый территория төзекләндерелде, шуларның 91проөенты - федераль бюджет акчалары. Шуны искәртик: Русия Федерациясе Президенты карары белән федераль программаны гамәлгә ашыру 2030 елга кадәр озайтылды.

Федераль проект кысаларында яңартылган барлык объектларны да бөтенрусия тавыш бирү вакытында яшәүчеләр үзләре сайлый. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан тавыш биргән кешеләр өлеше буенча Русиядә алтынчы урынны алды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас