Волонтерлары аеруча актив теркәлгән алдынгы төбәкләр арасында Башкортстан аерылып тора - бүгенге көнгә республикадан Добро.РФ порталында 2528 кеше теркәлгән.
- Шунысы сөендерә, Башкортстан волонтерлары тавыш бирүне оештыруда ярдәм итәргә һәм төбәк халкын җәлеп итәргә әзер. Быел гражданлык инициативасын күрсәтергә һәм федераль программа волонтерлары булырга теләүчеләр тагын да күбрәк булыр дип ышанам, - дип билгеләп үтә Башкортстанның яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфсын башкаручы Вито Сабиров.
Проект барлык яшьтәге русиялеләрдә кызыксыну уята. Заявкаларны яшь һәм "көмеш" волонтерлар, төрле һөнәр һәм эшчәнлек өлкәләре бирә. Быел проектта тәҗрибәле волонтерлар да катнаша, мәсәлән, быел 83 яшен каршылаучы Октябрьский шәһәреннән Әминә Закирова.
Волонтерларны теркәү 30 апрельгә кадәр дәвам итә. 14 яшькә җиткән теләсә кайсы русияле волонтер була ала. Моның өчен Добро.РФ платформасының (https://dobro.ru) 2024 төзекләндерү өчен тавыш бирү бүлегендә теркәлү узарга кирәк.
Фото: pravitelstvorb.ru