Башкортстанның Илеш районы Илеш авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында мөмкин булды.
Яңа ФАПта фельдшер кабинеты, пациентларны карау, процедура, санузел, персонал өчен кабинетлар, медикаментлар һәм җыештыру инвентарьлары сакланучы бүлмәләр җиһазландырылган.
Монда беренче ярдәм, диспансерлаштыру һәм вакцина алу өчен барлык шартлар да бар. Хәзерге ФАП белән фельдшер Гөлүзә Габбасова җитәкчелек итәчәк, ул әлеге эшне инде 35 елдан артык башкара.
Шулай ук, ФАПка югары тизлекле Интернет үткәрелгән, шуның нәтиҗәсендә фельдшер республика медицина мәгълүмат системасына керә алачак, пациентның санлы ЭКГсын читтән торып алу һәм телемедицина консультацияләре уздыру мөмкинлеге булачак.
Гомумән алганда, агымдагы елда республикада 54 ФАП һәм 5 табиблык амбулаториясе төзү планлаштырыла. Алар ил Президенты гамәлгә куйган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында ачылачак.
Фото: “Башинформ” агентлыгыннан.