+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Әниләр дә, сабыйлар да сәламәт булсын!

Русия Президенты башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча 2022 елның мартында Дуван районында балалар поликлиникасы төзелә башлаган иде. Шушы ел башында Мәсәгуть авылында өр-яңа, заманча балалар поликлиникасы кечкенә пациентлар өчен ишекләрен ачты.  

Әниләр дә, сабыйлар да сәламәт булсын!Әниләр дә, сабыйлар да сәламәт булсын!
Әниләр дә, сабыйлар да сәламәт булсын!

Барлык уңайлыклары булган дүрт катлы бина сменага 200 кешене кабул итүгә тәгаенләнгән. Гомум мәйданы — 9 мең квадрат метрга якын.

Мәсәгуть үзәк район дәваханәсенең баш табибы Валерий Трофимов әйтүенчә, яңа поликлиника инде тулы куәтенә эшли, биредә республиканың төньяк-көнчыгыш районнарыннан (Мәчетле, Кыйгы, Салават, Дуван) балалар һәм хатын-кызлар хезмәтләндереләчәк — яңа сәламәтлек саклау учреждениесе бинасында хатын-кызлар консультациясе дә урнашкан.

— Булачак әниләрнең балалар поликлиникасы янында хезмәтләндерелүе уңышлы дип саныйм, бу авыл җирендә яшәүчеләр өчен бик уңайлы. Икенче үзенчәлек — яңа поликлиникада балалар өчен реабилитация бүлеге бар, — ди Валерий Александрович. — Бүген табибларыбыз 16 тар белгечлек буенча сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә. Яңа поликлиникада барлык мәсьәләләр хәл ителеп бетеп бара. Көндезге стационарда балалар инде дәвалана, рентген җиһазларын эшләтеп җибәрдек.

Баш табиб билгеләвенчә, поликлиникада 24 меңнән артык бала хезмәтләндереләчәк. Гыйнвар башыннан алып 16 февральгә кадәр педиатрлар — 7091, окулист - 428, невролог - 427, хирург - 320, лор - 306, стоматологлар - 920, травматолог 396 баланы кабул иткән. 147 пациент кичекмәс ярдәм алган. Гинекологлар 809 хатын-кызга ярдәм күрсәткән.

Моңа кадәр Мәсәгутьтә балалар поликлиникасы өлкәннәрнеке белән бер бинада урнашкан булган. Шунда ук хатын-кызлар консультациясе дә булган. 1985 елда төзелгән бинадагы шартлар, әлбәттә, бөтенләй башка төрле булган. Пациентлар агымын аеру авырлык тудырган.

— Хәзер яңа поликлинкадан балаларның кайтасы килмәвен күрәбез, чөнки һәр катта уңайлы уен бүлмәсе бар, — дип елмая баш табиб. — Көндезге стационарда да шартлар бик яхшы. Авылда яшәүче әниләр өчен монда бигрәк уңайлы. Алар, бирегә килеп, 5-6 сәгать эчендә кирәкле процедуралар ала да янә гаиләләре янына кайта.

Яңа поликлиникада кинәт авырып киткән балалар өчен кичектергесез ярдәм блогы булу да эшне сыйфатлы итә. Авыру балаларның тикшеренү үтәргә килгәннәрдән аерым кабул ителүе инфекцияләр таралуына киртә куя. Чират көтү урыннары, әни белән бала бүлмәсе дә бик уңайлы итеп эшләнгән. Өр-яңа заманча җиһазлар уңышлы диагностикалау һәм дәвалау мөмкинлеге бирә.

Яңа дәвалау учреждениесе кирәкле белгечләр белән тәэмин ителгән, коллектив тату, табибларның белемнәрен камилләштерү мөмкинлеге бар. Бирегә медицина уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне дә эшкә чакыралар. Аларга “Авыл докторы” программасы буенча тораклы булу мөмкинлеге дә бирелә.

 

Әниләр дә, сабыйлар да сәламәт булсын!
Әниләр дә, сабыйлар да сәламәт булсын!
Әниләр дә, сабыйлар да сәламәт булсын!
Әниләр дә, сабыйлар да сәламәт булсын!
Әниләр дә, сабыйлар да сәламәт булсын!
Әниләр дә, сабыйлар да сәламәт булсын!
Әниләр дә, сабыйлар да сәламәт булсын!
Әниләр дә, сабыйлар да сәламәт булсын!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас