+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада интеллектуаль транспорт системасы белгечләре укыды

Уфада ун белгеч «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында интеллектуаль транспорт системаларында эшләргә өйрәнде.

Уфада интеллектуаль транспорт системасы белгечләре укыдыУфада интеллектуаль транспорт системасы белгечләре укыды
Уфада интеллектуаль транспорт системасы белгечләре укыды

Бу хакта Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Интеллектуаль транспорт системалары"н гамәлгә кертү нәтиҗәсендә Уфа урамнарының үткәрүчәнлек мөмкинлеге 20% ка артачак дип күздә тотыла. Моннан тыш, юлларда хәвефсезлек артачак.

Әйтик, 2022 елдагы белән чагыштырганда, узган елда Уфада юл-транспорт һәлакәтләре саны 162гә кимегән, юл һәлакәтләрендә яраланучылар саны 193 кешегә азрак теркәлгән, ә үлүчеләр саны - 17 кешегә. Ситуацион үзәк мәгълүматлары буенча, үткән елда автомобильләр хәрәкәтенең уртача тизлеге сәгатенә 34,5 километр тәшкил иткән. Бу да, 2022 елдагыга караганда, 14 процентка күбрәк.

Әлеге гомумдәүләт проекты Русия Транспорт министрлыгы тарафыннан Президентның «2030 елга кадәр чорга Русия Федерациясе үсешенең дәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указы нигезләмәләрен үтәү өчен эшләнде. Проектның масштабы бөтен илне диярлек колачлый, анда Русиянең 84 субъекты катнаша.

Фото: башинформ

Автор:Гульназ Саркеева
Читайте нас