+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда бакчачылар онлайн-тавыш бирә

Республикада «Минем бакчам – Башкортстан» санлы системасына коммерцияле булмаган бакча ширкәтләренең (СНТ) гомум җыелышларын һәм тавыш бирүләрен үткәрү өчен яңа модуль кертелде.

Башкортстанда бакчачылар онлайн-тавыш бирә
Башкортстанда бакчачылар онлайн-тавыш бирә

СНТ әгъзалары һәм җир участоклары хуҗалары бакча ширкәтләре проблемаларын хәл итүдә дистанцион рәвештә катнаша алачак. Төбәк санлы системаларын булдыру һәм үстерү дәүләт идарәсен санлаштыруның база принципларына карый һәм ил Президенты тарафыннан булдырылган “Санлы икътисад” гомумдәүләт проектының бурычларына туры килә.

– Без бакча ширкәтләрен сыйфатлы һәм кыска вакыт эчендә төзекләндерү максатын куйдык, – ди республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Бу мәсьәләне хәл итүдә «Минем бакчам - Башкортстан» дәүләт мәгълүмат системасының роле зур. СНТ эшчәнлеге турында кирәкле һәм төгәл мәгълүматны тиз алу, ә хәзер бакчачыларның онлайн-тавыш бирүләрен үткәрү мөмкинлеге бу аны куллануның өстенлекләренең бер өлеше генә. Шунысы куанычлы: нәкъ менә безнең республикада башка бер генә төбәктә дә аналоглары булмаган система эшләтеп җибәрелде.

Исегезгә төшерәбез: үткән елның декабреннән республикада «Минем бакчам – Башкортстан» дәүләт мәгълүмат системасының тәҗрибә эксплуатациясе уза, аны сынауга 220 бакча ширкәте кушылды. СНТ вәкилләренең күпсанлы үтенечләре буенча системаны булдыру инициаторы булып республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы чыгыш ясый.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: