+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәчетле районында волейбол буенча ачык турнир узды

Мәчетле районының Сабанак авылы спорт залында волейбол буенча ачык турнир узды. Мондый ярышларны оештыру Русия Президенты тарафыннан булдырылган «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт – тормыш нормасы» төбәк проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Мәчетле районында волейбол буенча ачык турнир уздыМәчетле районында волейбол буенча ачык турнир узды
Мәчетле районында волейбол буенча ачык турнир узды

Турнирда Мәчетле һәм Кыйгы районнары спортчылары катнашты.

Чараны оештыручыларның берсе Айнур Зәбихуллин сүзләренчә, җәй көне Сабанак авылында узачак “Кошсо ыруы” съезды хөрмәтенә спорт уеннары сериясе планлаштырылган. Һәм бу турнир - шуларның беренчесе.

Мәчетле районы хакимиятенең физик культура, спорт һәм туризм буенча баш белгече Марат Ханнанов республикадан, шулай ук якындагы өлкәләрдән киләчәк спорт сөючеләрнең турнирларда һәм ярышларда актив катнашачагына өмет белдерде.

Фото: contenta.info

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас