+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Ашыгыч экспорт ярдәме" Уфа предприятиеләренә китте

«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Ашыгыч экспорт ярдәме» эшче төркеме Уфа районының 4 предприятиесендә булды. Бу хакта Башкортстанның икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

"Ашыгыч экспорт ярдәме" Уфа предприятиеләренә китте"Ашыгыч экспорт ярдәме" Уфа предприятиеләренә китте
"Ашыгыч экспорт ярдәме" Уфа предприятиеләренә китте

Сәфәр кысаларында эшче төркем «Деоль» лак-буяу материаллары җитештерү һәм сату предприятиесендә, «УФАСНАБТОРГ» сирәк очрый торган металл төрләрен әзерләү һәм күпләп сату предприятиесендә, «Юрал Минералс» тау чыгару һәм чимал тармагы предприятиеләре өчен эре габаритлы резина-техник эшләнмәләр эшләү, әзерләү һәм җибәрү белән шөгыльләнүче предприятиедә, «БИОМЕДХИМ»да булды.

- "Ашыгыч экспорт ярдәме" бригадасы өчен әлеге чыгыш 2024 елда беренче булды. Программаны гамәлгә ашыру барышында 3 елдан артык вакыт эчендә хезмәттәшләр республиканың 35 районына 108 тапкыр чыгып, 379 предприятиегә барып, эшкуарларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләделәр, – дип уртаклашты Маргарита Болычева.

«Ашыгыч экспорт ярдәме» белгечләренә электрон почта яисә телефон аша гариза калдырырга була: exportcenter@bashkortostan.ru, 7 347 246 89 28, 7 917 423 22 93.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас