+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Башкортстандагы иң яхшы поликлиника бу!

Дуван районында быел яңа дәвалау-профилактика учреждениесе эшли башлады.

Башкортстандагы иң яхшы поликлиника бу!Башкортстандагы иң яхшы поликлиника бу!
Башкортстандагы иң яхшы поликлиника бу!

Күпләрдә бер фикер яши: иң яхшы медицина учреждениеләре, заманча җиһазлар, иң яхшы табиблар бары тик зур шәһәрләрдә генә булырга мөмкин һәм авыл җирендә сыйфатлы медицина ярдәме алу шикле.  Дуван районының Мәсәгуть авылында сәфәрдә булып, бу фикернең дөрес түгеллегенә ышанып кайттык.

Сүзне баш табибтан башлыйк. Салават шәһәрендә туып үскән Валерий Трофимов үсмер чагында әтисен югалта, бераздан әнисе, каты авыру сәбәпле, табибларның тырышлыгы аркасында гына якты дөнья белән хушлашмый кала. Әнисе белән бер палатада яткан пациентның тәрәзә төбендә онытып калдырган Федор Угловның “Сердце хирурга”  китабын кулына ала егет һәм җиде-сигез тапкыр укып чыга. Кайткач бу хакта медицина училищесында укыган күрше кызы белән дә сөйләшә. Һөнәрен сайларга аңа шушы өч нәрсә этәргеч бирә — табибларның әнисен үлемнән коткаруы, искиткеч китап һәм күрше кызының медицина дөньясы турында сөйләве.  Яхшы хирург булу хыялы барлык тулылыгында тормышка аша. Ләкин бер дә зур шәһәрдә түгел, институттан соң хәләленең олыгайган әти-әнисе янына, Дуван районына кайта алар.

Валерий Трофимов Мәсәгуть үзәк район дәваханәсендә башта 14 ел хирург булып эшли, аннан соң 16 ел баш табиб вазыйфасын башкара. Медицина фәннәре кандидаты, республиканың һәм Русиянең атказанган табибы Башкортстан хирурглары ассоциацияенең иң югары бүләгенә — “Алтын скальпель”гә дә ия булган. 2006 елда аңа бензопычкы белән муенын каты җәрәхәтләгән урманчыга искиткеч катлаулы һәм уңышлы операция ясарга — башны муенга ялгарга туры килә. Республикада мондый бүләк алган беренче һәм әлегә бердәнбер авыл хирургы ул.

Эшенә мөкиббән киткән баш табиб Сәламәтлек саклу министрлыгындагы киңәшмәләрнең берсендә районга реабилитация бүлеге булган балалар поликлиникасы таләп ителгәнен белдерә. Чөнки табиблар балаларны 1985 елда төзелгән өлкәннәр поликлиникасы бинасының подвалында кабул иткән була. Республика Башлыгы Радий Хәбиров республикага җитәкчелек итә башлавының беренче айларында ук Дуван районына эш сәфәре белән бара, проблеманы үз күзләре белән күрә, балалар өчен уңайлы поликлиника төзергә кирәклекне хуплый һәм тиешле карар кабул итә. 2022 елда Русия Президенты башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча  төзелә башлаган заманча поликлиника кыска вакыт эчендә калкып та чыга. Үткән елның декабрь ахырында ул рәсми ачыла.

—Дөресен әйткәндә, яңа поликлиникадан бу кадәр үк канәгать булырбыз дип күз алдына китермәгән идек. Барлык персоналым да шулкадәр матурлыктан шок хәлендә кебек. Һич шикләнми әйтәм — Башкортстандагы иң яхшы поликлиника бу! — ди Валерий Александрович. — Бина бик яхшы материаллардан төзелде, иң заманча җиһазлар сатып алынды. Мондый шартларда рәхәтләнеп эшләргә була.

Менә баш табиб горурлык хисе белән яңа поликлиниканы күрсәтеп йөри. Дөресен әйтим, Уфада өч бала үстереп, аларны мондый заманча, матур, уңайлы медицина учреждениесендә хезмәтләндерә алганым булмады. Поликлиниканың урнашуы да бик уңайлы, балалар мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләнгән. Бер якта —лицей, бер якта — гимназия, якында гына балалар бакчасы. Дүрт катлы, заманча, якты, барлык уңайлыклары, тиешле җиһазлары булган поликлиникада республиканың төньяк-көнчыгышындагы биш район балалары хезмәтләндерелә һәм көндезге стационарда дәвалана. Барлык уңайлыклары булган дүрт катлы бина сменага 200 кешене кабул итүгә тәгаенләнгән. Гомум мәйданы — 9 мең квадрат метрга якын. Яңа сәламәтлек саклау учреждениесе бинасында хатын-кызлар консультациясе дә урнашкан. Элек йөкле хатын-кызларга скрининг үткәрү өчен уңайлы шартлар булмаган, алар кабул итү бүлегендә барлык анализларны тапшырган.

— Булачак әниләрнең балалар поликлиникасы янында хезмәтләндерелүе уңышлы дип саныйм, бу авыл җирендә яшәүчеләр өчен бик уңайлы. Икенче үзенчәлек — яңа поликлиникада балалар өчен реабилитация бүлеге бар, — ди Валерий Александрович. — Бүген табибларыбыз 16 тар белгечлек буенча сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә. Яңа поликлиникада барлык мәсьәләләр хәл ителеп бетеп бара. Көндезге стационарда балалар инде дәвалана, рентген җиһазларын эшләтеп җибәрдек.

Баш табиб билгеләвенчә, поликлиникада 24 меңнән артык бала хезмәтләндереләчәк. Мәсәлән, гыйнвар башыннан алып 16 февральгә кадәр педиатрлар — 7091, окулист — 428, невролог — 427, хирург — 320, лор — 306, стоматологлар — 920, травматолог 396 баланы кабул иткән. 147 пациент кичекмәс ярдәм алган. Гинекологлар 809 хатын-кызга ярдәм күрсәткән.

— Хәзер яңа поликлинкадан балаларның кайтасы килмәвен күрәбез, чөнки һәр катта уңайлы уен бүлмәсе бар, — дип елмая баш табиб. — Көндезге стационарда да шартлар бик яхшы. Авылда яшәүче әниләр өчен монда бигрәк уңайлы. Алар, бирегә килеп, 5-6 сәгать эчендә кирәкле процедуралар ала да янә гаиләләре янына кайта.

Яңа поликлиникада кинәт авырып киткән балалар өчен кичектергесез ярдәм блогы булу да эшне сыйфатлы итә. Авыру балаларның тикшеренү үтәргә килгәннәрдән аерым кабул ителүе инфекцияләр таралуына киртә куя. Чират көтү урыннары, әни белән бала бүлмәсе дә бик уңайлы итеп эшләнгән. Өр-яңа заманча җиһазлар уңышлы диагностикалау һәм дәвалау мөмкинлеге бирә.

Тулы бер кат — педиатрия бүлеге. Кечкенә пациентларның әниләре белән дә, аларны кабул итүче табибәләр белән дә сөйләшеп алдым. Мәсәгутьтә яшәүче Наталья Зайцева ике бала тәрбияли. Бу юлы ике яшьлек Ярославны поликлиникага алып килгән. Ул биредә заманча һәм уңайлы шартларга соклануын белдерде, өлкән кызын үстергәндә бөтенләй башка шартлар булуын билгеләде. Елена Игнатьева биредә педиатр булып 14 ел эшли, ул һөнәрен яратуын әйтте һәм яңа бинада эшләүнең күпкә уңайлырак булуын ассызыклады.

Прививкалар ясау кабинетында бигрәк тә кечкенә сабыйны күреп, гаҗәпләнәм. Баксаң, аңа аңа инде 6 ай икән.

—480 граммлы булып туган сабый бу, Мордовиядә дөньяга килгән малай Казанда да, Республика балалар клиник дәваханәсендә дә булырга өлгергән, хәзер әнисенең туган ягына кайткан,— дип аңлата баш табибның педиатрия хезмәте буенча урынбасары Вера Шестакова. — Җитлекми туган балалар өчен махсус прививкалар эшлибез. Соңгы ун елда Башкортстанда мондый тәҗрибә уңышлы башкарыла.

Барлык гомерен балаларга, сәламәтлек саклауга багышлаган Вера Васильевна хезмәтләренең нечкәлекләре турында бик күп сөйли ала.

Яңа поликлиникада берешәр катны биләгән тар белгечләр һәм функциональ диагностика бүлекләре дә соклангыч. Якты, иркен, матур, чиста, пөхтә, уңайлы... Барлык кирәкле заманча җиһазлар бар.

—Нәрсә теләдек, нәрсә сорадык, барысы да тормышка ашты. Шатлыгыбызның чиге юк, — дип елмая поликлиника мөдире Александра Рәфыйкова. — Балалар поликлиникасы кирәклеге мәсьәләсен күтәргән баш табибыбызга, проблеманы күргән һәм хәл итәргә карар кылган республика җитәкчелегенә, шундый мөмкинлек биргән ил Хөкүмәтенә чиксез рәхмәтлебез.

Поликлиниканың тагын бер үзенчәлеге һәм уңайлылыгы — берничә керү һәм чыгу урыны бар. Бу чиратлар булдырмаска, инфекцияләр таралмаска мөмкинлек бирә. Мәсәлән, иң аста урнашкан рентген бүлегенә пациент аерым ишектән кереп, башкалар белән бәйләнешкә кермичә, шуннан ук чыгып та китә ала.

—Бүген генә 30 баланы кабул иттем. Рентген, маммография аппаратларының сыйфаты искиткеч. Санлы рәсемнәр югары төгәллектә башкарыла, — ди рентген-лаборант Виталий Рящиков.

Медицина учреждениесендә бер проблема да бар — кадрлар мәсьәләсе. Биредә кайбер белгечләр җитешмәү күзәтелә. Хирург, уролог, кардиолог, травматолог, балалар спорт табибы һәм башкалар. Шуңа монда медицина уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне дә эшкә чакыралар. Аларга “Авыл докторы” программасы буенча тораклы булу мөмкинлеге дә бирелә.

Ләйсән Якупова.

Дуван районы.

Автор фотолары.

 

 

Башкортстандагы иң яхшы поликлиника бу!
Башкортстандагы иң яхшы поликлиника бу!
Башкортстандагы иң яхшы поликлиника бу!
Башкортстандагы иң яхшы поликлиника бу!
Башкортстандагы иң яхшы поликлиника бу!
Башкортстандагы иң яхшы поликлиника бу!
Башкортстандагы иң яхшы поликлиника бу!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас