"Авыл территорияләренә, гомер озынлыгы Русия буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булган төбәкләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу бурычларны хәл итүгә "Озын һәм актив гомер" гомумдәүләт проекты юнәлтеләчәк, – диде Путин.
Шул ук вакытта, дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, нәкъ менә сәламәт һәм актив тормышның озынлыгы үсүе мөһим. Русия лидеры ассызыклаганча, бу вакытны гаиләгә, якыннарга, балаларга һәм оныкларга багышларга мөмкинлек бирәчәк.
"Без йөрәк-кан тамырлары системасы, онкология авырулары, шулай ук диабет белән көрәшү буенча федераль проектларны дәвам итәчәкбез", – диде Русия Президенты.
Моннан тыш, Путин аналарның, балалар һәм үсмерләрнең сәламәтлеген, шул исәптән репродуктив сәламәтлекне саклау буенча яңа комплекслы программа эшләтеп җибәрүне тәкъдим итте. Путин әйтүенчә, мондый программаның өстенлекләре арасында хатын-кызлар консультацияләре челтәрен киңәйтү, перинаталь үзәкләрне, балалар поликлиникаларын һәм дәваханәләрен модернизацияләү булачак. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, алдагы алты елда гына да сәламәтлек саклау объектларын төзүгә, ремонтлауга һәм җиһазландыруга өстәмә рәвештә триллион сумнан артык акча юнәлтеләчәк.
Путин билгеләп үткәнчә, үз сәламәтлекләренә җаваплы караган кешеләрне дәртләндерергә кирәк. 2025 елдан планлы нигездә даими рәвештә диспансерлау узучы, шулай ук ГТО нормативларын уңышлы тапшыручы һәркемгә салым ташламалары биреләчәк.
“Халык лозунгын хәтерлисезме? Һәркем бу шаяртуны хәтерли: "Эчүне ташла, чаңгыга бас!" Бу нәкъ шул очрак, шундый мизгел килде", – дип белдерде Русия Президенты.
Путин Федераль ресурслар исәбенә ел саен төбәкләрдә, бигрәк тә кече шәһәрләрдә, авыл территорияләрендә, өстәмә рәвештә 350дән дә ким булмаган спорт объекты төзүне тәкъдим итте. Сүз универсаль комплекслар һәм тиз төзелә торган мәйданчыклар турында бара. Өстәмә рәвештә бу максатларга алты ел эчендә федераль бюджеттан 65 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.
Фото: © РИА Новости/Александр Патрин