Моны тормышка ашыру өчен «Мәгълүматлар икътисады» гомумдәүләт проекты эшләтеп җибәреләчәк. Аңа алдагы алты елда ким дигәндә 700 млрд сум бүлеп биреләчәк.
- Дәүләт өчен мондый технологияләр, интеграль платформалар аерым тармаклар, төбәкләр һәм шәһәрләр икътисады үсешен планлаштыру, безнең программаларны һәм гомумдәүләт проектларын нәтиҗәле идарә итү өчен зур мөмкинлекләр ача. Һәм иң мөһиме без һәр кешенең, һәр гаиләнең мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыру өчен хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге эшне алга таба да оештыра алачакбыз,— диде Владимир Путин.
Президент Русия электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен кертү буенча лидерларның берсе дип белдерде. Аның фикеренчә, күп кенә илләргә, шул исәптән Европа илләренә дә, безнең дәрәҗәгә ирешергә кирәк әле.
Фото: "РИА Новости" сайтыннан.