Владимир Путин программаны 2024 елда ук башлауны йөкләде. Яңа проектны гамәлгә ашыру кысаларында хакимият яшьләр сәясәте өлкәсендә уңай тәҗрибәне берләштерәчәк.
- Яшьләр сәясәте өлкәсендәге көчләрне берләштерергә һәм быел ук "Русия яшьләре" гомумдәүләт проектын гамәлгә кертергә тәкъдим итәм. Бу - илебезнең киләчәге турында һәм киләчәге өчен башланган проект булырга тиеш, - дип белдерде Русия лидеры.
Моннан тыш, мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә һәм кураторларга ярдәм чаралары киңәйтеләчәк. Владимир Путин бу елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә һәм колледжларда тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре өчен 5 мең сум күләмендә федераль түләү билгеләргә тәкъдим итте.
- 2024 елның 1 мартыннан алып аерым игътибар бирергә кирәк булган торак пунктларда, 100 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда - кечкенә шәһәрләрдә, район үзәкләрендә, поселокларда, авылларда эшләүче мәктәпләрдә - сыйныф җитәкчеләре һәм колледжларда, техникумнарда эшләүче кураторлар өчен федераль түләүне икеләтә, ягъни 10 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәм, – диде Президент.
Фото: dev.rospatriotcentr.ru