Берсе "Озын һәм актив гомер" дип атала.
“Әле Русиядә уртача гомер озынлыгы 73 яшьтән узды. Без коронавирус пандемиясенә тиклемге дәрәҗәгә кайттык. 2030 елга гомер озынлыгы 78 яшьтән ким булмаска тиеш, арытаба, без күзаллаганча, "80+" дәрәҗәсенә чыгырга кирәк. Әлегә гомер озынлыгы Русия буенча уртача күрсәткечтән берникадәр түбән булган авыл биләмәләренә, төбәкләргә аеруча игътибар бүлергә кирәк, – дидее дәүләт башлыгы. – Бу мәсьәләләрне хәл итүгә "Озын һәм актив гомер" гомумдәүләт проекты юнәлтеләчәк."
Юлламасында Владимир Путин тагын да бер гомумдәүләт проекты барлыкка киләчәген әйтте. "Русия яшьләре" проекты илдәге яшләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәне бер программага җыю өчен кирәк. "Бу проект киләчәк турында һәм илебезнең киләчәге өчен булырга тиеш", – диде дәүләт башлыгы.
Юлламада Владимир Путин тәкъдим иткән тагын бер гоммудәүләт проекты - "Кадрлар".
“2030 елда илдә 20-24 яшьтәге 8,3 миллион граждан булачак, ә 2035 елда алар 9,7 миллионга җитәчәк. Бу, әлбәттә, элек еллардагы демографик югалтулар нәтиҗәсе. Безгә бу егет-кызларның үз эшенең осталары булуы кирәк. Бу хакта күп сөйлибез, әммә асылда исә, мәктәптән алып югары уку йортына кадәр мәгариф этаплары бәйләнешләрен ныгыту зарур.Бу мәсьәләдә эш бирүчеләрнең катнашуы мөһим.
Быелгы уку елыннан алып илнең барлык мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш системасы булдырылды. Балалар 6нчы сыйныфтан төрле белгечлекләр буенча белем ала алачак.
Белем бирү йортлары белән икътисадның реаль секторының үзара тыгыз эшләү принципларында "Профессионалитет" проектын тормышка ашырабыз. Ул авиа - һәм суднолар төзү, фармацевтика, электроника, оборона сәнәгате өчен программаларны яңартырга мөмкинлек бирде. 2028 елга кадәр бер миллион чамасы эшче һөнәр вәкилләрен әзерләү бурычы тора. Мондый алымнарны без урта һөнәри белем бирүнең бөтен системасына таратырга тиешбез", – дип йөкләмә бирде дәүләт башлыгы.
"Ел ахырына кадәр мин әйткән бөтен гоммудәүләт проектлары да расланырга, үзара координацияләнергә тиеш. Бу аерым ведомстволарның проектлары түгел, алар гомум максатка хезмәт итәргә", - дип белдерде Владимир Путин.