Ремонтланачак участокларның гомум озынлыгы 29 чакрым тәшкил итәчәк. Бу узган елдагыдан күпкә артык.
- Агымдагы елда сайланган юл участокларында Уфа халкы өчен әһәмиятле объектлар урнашкан. Сүз медицина учреждениеләре, онкология диспансеры, балалар бакчалары һәм сәүдә үзәкләре турында бара. Шуңа күрә аларны норматив хәлгә китерергә карар ителде, — диде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Бүгенгә объектлар буенча конкурс процедуралары үткәрелгән, төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга генеральный подряд оешмалары билгеләнгән. Ремонт эшләре уңай һава торышы урнашканнан соң башланачак.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.