+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Көнчыгыш чыгу юлының хәвефсезлеген тикшерделәр

Уфада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Русия Президенты Владимир Путин указы белән булдырылган "Имин һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган Көнчыгыш чыгу юлының хәвефсезлеген тикшерде.

Көнчыгыш чыгу юлының хәвефсезлеген тикшерделәрКөнчыгыш чыгу юлының хәвефсезлеген тикшерделәр
Көнчыгыш чыгу юлының хәвефсезлеген тикшерделәр
Башкортстанның иң зур инфраструктура проектында масштаблы янгын-тактик өйрәнүләр узды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләрендә янгыннарны сүндерү һәм һәлакәттән коткару эшләрен уздыру гамәлләрен, шулай ук янгын-коткару бүлекчәләренең объект персоналы һәм хезмәткәрләре белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләрен өйрәнде.

Өйрәнүләр легендасы нигезендә, төньяк һәм көньяк тоннельләрдә җиңел, йөк автомобильләре һәм рейс автобусы катнашлыгында дизель ягулыгы түгелү һәм янгын чыгу очрагы белән ике юл-транспорт һәлакәте булган. Чарада 20 берәмлек техника һәм янгын сүндерү-коткару гарнизонының 60 хезмәткәре катнашты.

- Техник яктан шактый катлаулы объект, тоннельнең озынлыгы 1,2 километрдан артык. Без корылманы карадык, тоннельдә техник мөмкинлекләр, вентиляторлар, шулай ук кешеләр өчен хәвефсезлек зоналары булуга аерым игътибар бирдек, - дип сөйләде Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйпов.

Фото: contenta.info

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас