+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Красная Горка мәктәбендә Бөтенрусия ачык дәресе узды

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында Нуриман районының Красная Горка мәктәбендә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенрусия ачык дәресе узды.

Красная Горка мәктәбендә Бөтенрусия ачык дәресе уздыКрасная Горка мәктәбендә Бөтенрусия ачык дәресе узды
Красная Горка мәктәбендә Бөтенрусия ачык дәресе узды
Дәрес ОБЖ укытучысы Илнур Гайсинның кереш сүзе белән башланды. Ул укучыларга Бөтендөнья гражданнар яклавы оешмасы барлыкка килү тарихы, Русия гражданнар оборонасы тарихы һәм үсеше, аның максатлары һәм бурычлары, халыкка хәбәр итү сигналларының әһәмияте һәм гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта гражданнарның гамәлләре тәртибе турында сөйләде.

Красная Горка авылының янгын сүндерү часте хезмәткәрләре янгын очрагында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, бинадан эвакуацияләү, янгын сүндерү чараларын куллану турында лекция уздырды. Янгын сүндерүчеләр укучылар катнашлыгында практик күнекмәләр үткәрде, янгын сүндерү җайланмаларыннан ничек дөрес файдаланырга икәнлекне күрсәтте. Балалар урамда үткән практик дәрестә бик теләп катнашты, күп сораулар бирде һәм актив рәвештә хәвефсезлек темасы буенча фикер алышты.

Фото: contenta.info

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас