Башкортстаның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген төбәктә кече һәм урта эшкуарлыкның 136 мең субъекты эшли. 2018 елдан үсеш 9,2 мең берәмлек, яки 7,3 процент тәшкил иткән. Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны буенча республика Идел буе федераль округында - 2нче, Русиядә 10нчы урында.
"Мондый нәтиҗәләргә төбәктә булдырылган ярдәм чаралары системасы этәргеч бирә, аның максаты - эшкуарларга бизнес үсешенең барлык этапларында ярдәм күрсәтү", - дип билгеләде ведомство башлыгы Рөстәм Афзалов.
Исегезгә төшерәбез, әлеге гомумдәүләт проекты Русия Президенты башлангычы белән гамәлгә ашырыла.