+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Яңа гомумдәүләт проектларына старт биреләчәк

Аларның берсе быел ук гамәлгә ашырыла башлаячак.

Яңа гомумдәүләт проектларына старт биреләчәкЯңа гомумдәүләт проектларына старт биреләчәк
Яңа гомумдәүләт проектларына старт биреләчәк

29 февральдә Русия Президенты Юлламасында анонсланган биш яңа гомумдәүләт проектының дүртесе 2025 елда старт ала. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова белдергән.

Шул ук вакытта "Русия яшьләре" гомумдәүләт проектын быел ук эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.

Русия Президенты анонслаган яңа гомумдәүләт проекты арасында "Гаилә", "Кадрлар", "Мәгълүматлар икътисады", "Русия яшьләре", шулай ук "Дәвамлы һәм актив тормыш" башлангычлары бар.

"Барысын да 2025 елның 1 гыйнварыннан эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз", - диде Голикова "Россия" күргәзмә-форумы мәйданчыгында булганда.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас