Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә, шулай ук терәк челтәренә керә торган объектларда юллар участоклары норматив хәлгә китерелде. Подряд оешмалары юл өслеген яңартты, юл кырыйларын ныгытты, горизонталь юл билгеләре ясады.
Юлчылар туристлык объектларына алып бара торган трассаларда урнашкан юл участокларын ремонтлауга аерым игътибар бирә. Былтыр гомумдәүләт проекты кысаларында Уфа - Инҗәр - Белорет, Благовещен - Павловка трассасының - 6, Уфа - Бөре - Яңавыл юнәлешендә 23 чакрымнан артык юлны норматив хәлгә китергәннәр. Бу эш быел да дәвам итәчәк.
Үткән елда гомумдәүләт проекты буенча Өсән, Агыйдел, Сим, Камаелга, Үзән, Суходол, Иртүбәк елгалары аша гомум озынлыгы 851 метр булган җиде күперне ремонтладылар.
Шулай ук 56 километрдан артык озынлыктагы юл төзү эшләре алып барылды. Бөре - Тастүбә - Сатка автоюлы Караидел авылын урап узу участогында төзекләндерелде, Уфада Көнчыгыш чыгу юлы салынды, Эшче-хәбәрчеләр урамы реконструкцияләнде.