+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Путин белән Уфа циркын нәрсә бәйли?

Уфа дәүләт циркын реконструкция һәм реставрация көтә.

Путин белән Уфа циркын нәрсә бәйли?Путин белән Уфа циркын нәрсә бәйли?
Путин белән Уфа циркын нәрсә бәйли?


Русия Хөкүмәте карары белән ул «Төзелеш» дәүләт программасы объектлары исемлегенә кертелгән. Бу максатларга 2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Акча 2026 елдан килә башлаячак, һәм шул ук вакытта эшләр башланачак.
- Уфа циркы ябылганга җиде ел узды. Бу вакыт эчендә бер буын үсте. Тамашачылар аның ачылуын бик көтә. 2028 елда безнең цирк үз ишекләрен ачачак. Циркның тышкы ягын да, эчен дә үзгәртү планлаштырыла. Тамаша залында йомшак, уңайлы урындыклар булачак, - дип билгеләп үтте цирк директоры Гүзәл Туктарова.
Исегезгә төшерәбез, Уфа циркы 2017 елда ук ябылган, бина авария хәлендә дип танылган. Республика үз хисабына реконструкция проекты ясады һәм Русия Хөкүмәтеннән бинаны безгә тапшыруны сорады. Ил Президенты белән очрашу барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Владимир Путинга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. "Дәүләт башлыгы цирк сәнгате, бүгенге көнгә караганда, дәүләтнең күбрәк игътибар бирүенә лаек, - дип җавап бирде. - Аларга булышырга кирәк".
Бу хакта "Башинформ хәбәр итә.

Фото: Башинформ.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас