«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында шәһәрләрдә һәм авылларда нинди парклар, скверлар, җәяүлеләр зоналары, яр буйларын беренче чиратта тәртипкә китерергә кирәклеген халык үзе билгели.
Соңгы биш елда республикада иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү буенча масштаблы эш башкарылды. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы ярдәмендә 7 миллиард сумлык 683 иҗтимагый территория төзекләндерелгән. Шуларның 91 проценты - федераль бюджет акчалары.
Фото: Башинформ