65 партиядән сайлап алынган продукция үрнәкләре Башкортстан сынау лабораториясендә экспертиза узган.
“Экспертиза нәтиҗәләре буенча товарда карантин организмнары ачыкланмаган, озатылган барлык продукция Кытайның фитосанитар таләпләренә туры килә", — диләр “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Белорет предприятиесе Азәрбайҗанга, Казахстанга, Кыргызстанга һәм Үзбәкстанга 2,3 мең кубометр агач материаллары экспортлаган. Барлыгы 57 партия. Сүз, аерым алганда, борыс, шулай ук эшкәртелмәгән такталар турында бара.
Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» максаты кысаларында ил Президенты тарафыннан булдырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты — 2030 елга чималсыз энергетик булмаган товарлар экспортының, 2020 елдагы белән чагыштырганда, 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.
Фото: “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте