+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Иджара” – эшкуарларга ярдәм продукты

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Төбәк лизинг компаниясе яңа лизинг продукты – «Иджара»ны эшләтеп җибәрде.  

“Иджара” – эшкуарларга ярдәм продукты“Иджара” – эшкуарларга ярдәм продукты
“Иджара” – эшкуарларга ярдәм продукты

Бу шәригать принципларына туры килгән махсус лизинг формасы. Традицион лизингтан аермалы буларак, «Иджара» очрагында объект буенча барлык куркынычлар сатып алу вакытына кадәр лизинг команиясендә милек хуҗасы буларак саклана. Шулай ук түләүләрне кичектергән өчен штрафлар һәм пенялар да чыгарыла.

- Ышанам ки, «Иджара»ның яңа продукты Башкортстанда кече һәм урта бизнесны үстерүгә ярдәм итәчәк, чөнки эшкуарларга Ислам финанслау принципларына нигезләнгән альтернатив финанслау чыганагы булачак. Аларга бурыч буенча процентларны тыю, спекулятив килешүләр, контрактларда билгесезлек керә (лизингның конкрет предметы, аның бәясе һәм техник характеристикалары төгәл билгеләнергә тиеш). Ислам финанславына алкоголь, тәмәке, дуңгыз ите сату, шулай ук уен бизнесы белән бәйле эшчәнлек керми. Шул ук вакытта, әлеге продукт, диненә карамастан, тиешле принципларны уртаклашкан барлык теләүчеләр өчен дә ачык, – дип аңлатма бирде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

«Иджара» продукты шартлары белән 36 айга кадәр 500 мең сумнан 50 миллион сумга кадәр финанслау каралган, лизинг предметы булып махсус техника, транспорт (йөк, җиңел коммерция), автобуслар тора. Лизинг алучыларга карата таләпләр үзгәрмәде, бу элеккечә үк МСП субъекты булырга тиеш, ул реестрга кертелгән һәм шәригать нормаларына һәм таләпләренә каршы килмәгән эшчәнлек алып бара.

Эшкуарларга ярдәм алу өчен лизинг компаниясенә гариза һәм кирәкле документлар исемлеген бирергә кирәк. Гариза хупланганнан соң ниятләр турында килешү имзалана һәм килешү төзү ниятен раслау билгесе итеп килешү бәясенең 10-15 процентын тәэмин итү түләүләре кертелә.

- Этик (шәригать) комплаенс буенча Совет нәтиҗәсе белән «Иджара» продукты шартларының шәригать стандартлары таләпләренә туры килүе расланды. Яңа продуктның Рамазан ае башлануга туры килүе бик символик, – дип билгеләп үтте Төбәк лизинг компаниясенең генеральный директоры Азат Хәйруллин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас